Безнең “Чемпион” чираттагы мәртәбә иң зур ярышлар уздыру буенчамәйданчык ролен уйнады: анда каратэ буенча республикакүләм Комбат Самооборона турниры һәм Яшьләр клубының Самбо буенча беренчелеге уздырылды.
Катнашучыларның саны 100 дән артып киткән иде: Казан, теләче, Буа, Саба, Әлмәт һәм хуҗалар – Югары Осланлылар. Безнекеләр үзләрен чын көрәшчеләр итеп күрсәттеләр – иң яхшы нәтиҗә безнеке!
Шәхси зачетта безнең Максим Осянин, Раяз Хузьяхметов, Рияз Авхадиев, Дмитрий Сакин, Арсений Тарасов, АзаматДжумаев, Кирилл Сухарев, Никита Платцев, Кирилл Сапунов, Валерий Алексеев, Вадим Гусаковский, Олег Козлов, Адель Шайдеев, Александр Гараниннар мастерлыклары белән аерылып торды.