«Восток Зернопродукт»ның терлеккә кышка азык әзерләү отряды бу көннәрдә Макыл терлекчелек комплексына сенаж ташу белән шөгыльләнә.
Эш бик кызу бара: төрле транспортта яшел масса хуҗалыкка бер-бер артлы кайтып кына тора.
Бу эштә үлчәүче Нина Вакурова комбайнчылар Матвей Алексеев, Альберт Нагуманов, Валерий Коновалов, КамАЗ йөртүчеләр - Николай Гордеев, Роберт Хасанов, Айрат Хадеев, Александр Сутулов, Талгат Низамов, Азат Мифтахов, трактористлар - Сергей Гудихин, Николай Андрианов, Әсхәт Кәбиров, Сергей Мельников, Артем Артемов, Евгений Мышков, масса төючеләр - Евгений Лазарев, Алексей Кобелев һәм Рамиль Ибятовларны мактый һәм һәр минутның кадерле икәненә басым ясый.
Бүгенге көнгә 3700 тонна сенаж силос чокырларына салынган инде.