«Балкыш» фестивале

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Югары Ослан культура йорты сәхнәсендә 4 нче республика үзешчән башкаручылар фестивале “Балкыш” булып узды.

Җыр күпме яши? Дигән сорауга беркем дә җавап таба алмый... Бүген дә шулай булды. Чөнки фестивальдә катнашучылар үз тормышларын җырдан башка күз алдына да китермиләр.

Район ветераннары Советы җитәкчесе Р. Сергеевна катнашучыларга җылы сүзләрен җиткерде.

Жюри фестивальдә катнашкан 14 “артист” арасыннан иң яхшы номерларны сайлап алырга бик кыен булды. Алар әле алга таба гына билгеле булачак.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Г.Камалетдинова барысына да рәхмәтен белдерде һәм зона ярышларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International