Иң кечкенәләр өчен Россия көне

2016 елның 14 июне, сишәмбе

12 нче июнь илебез дәүләт бәйрәме – Рлссия көнен бәйрәм итте. Бер генә дәүләт тә үзенең символларыннан башка яшәми. Герб, флаг, гимн артында батырлык, намус, кыюлык үрнәкләре ята. Шул исәптән районның Туган якны өйрәнү музее иң кечкенә балалар өчен “Без яши торган йорт” дигән чара уздырды.

Һәркемгә мәгълүм, балаларны культура – тарих мирасына якынайту – аларда туган җиреңә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү дмгән сүз. Бу эшне алып баруда музей эшчәнлеге алда бара. Музейның залларындагы экспонатлар һәм андагы интерьер, экскурсоводлар – һәрберсе үзенә бертөрле уңай атмсфера тудыра.

Бу юлы чара “Радуга” балалар бакчасы нәниләре белән үткәрелде һәм дәүләт символлары турында мәгълүматлар белән танышты.

Ахырдан балаларга район логотипы төшерелгән значоклар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International