Районның Яшьләр клубы Россия көнендә ял һәм культура паркында ишегалды яшьләре өчен дусларча командалар арасында футбол турниры үткәрде.
6 команда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Турнирны район башлыгы Марат Зиатдинов ачып җибәрде. Аннан соң Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, аның урынбасары Г.Камалетдинова, Яшьләр клубы җитәкчесе Н.Котова да үзләренең котлауларын җиткерделәр.
Районның тренерлары Д.Елистратов һәм С.Назаровларның профессиональ осталыклары аркасында ярышлар ФИФА кагыйдәләре буенча узды. Командалар тулы состав белән 20 шәр минут 2 тайм уйнадылар.
Нәтиҗәдә 1 нче урынны - Огары Ослан командасы, 2 нче урынны – Шеланга командасы, 3 нче урынны – Печище командасы яулады. Җиңүчеләр үзләренә тиешле бүләкләрне алды.