Районда – яңа баш врач

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

ТР ның Сәламәтлекне саклау Министрлыгының приказы нигезендә район шифаханәсенең баш врачы итеп Смирнов Алексей Олегович билгеләнде.

Аның турында мәгълүмат: 1979 нчы елның 3 нче октябрендә туган, югары белемле, Казан медицина Академиясенең медико-профилактика бүлеген тәмамлаган, медицина фәннәре кандидаты. Хезмәт юлын 2001 нче елда башлаган. Күп еллар җитәкче вазифасын башкарнан. Күп кенә почет билгеләре бар.

2016 нчы елдан - Татарстан Республикасының атказанган медицина хезмәткәре.

Өйләнгән, 3 баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International