Бүген район администрациясе Тыл батырлары Паркында шимбә өмәсе оештырды.
Территорияне җыештыруда район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты. Бу өмә 22 нче июнҗ – кайгы һәм искә алу көнендә Парк ачу тантанасына багышланган иде.
Мондый өмәләр районда бик еш үткәрелә һәм аларга кушылучы халык та күбәйгәннән күбәя бара.