Мөлкәт налоглары быел беренче тапкыр базар кадастр бәясенә якынлаша.
Тиздән гражданнарга 2015 нче ел налог расчеты белән искәртмәләр килә башлаячак.
Мондый төр мөлкәткә Налог Кодексы буенча йорт, квартира, бүлмә, гараж, җир участогы, башка төзелешләр керә.
Беренче тапкыр налог машина тора торган урыннарга, төзелеп бетмәгән объектларга да салына. Хәтта дачалар да хәзер торак йорт булып саналачак. Ул элеккеге кебек инвентаризацион бәясе белән түгел, әобъектның иң югары кадастр бәясеннән алыначак.
2016 нчы елдан бу исемлеккә Татарстан да керә.