Башкаручылар мастерлыгын билгеләүче Интернет-конкурслар үзенең уңайлыгы һәм чыгымнарның аз булуы белән аерылып тора.
Районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары андый конкурсларда бик теләп һәм еш катнашалар. Күптән түгел узган “Бәхет кошы” дигән Халыкара фестивальдә катнашып, инструменталь соло номинациясендә Сакин Дмитрий 2 нче урынны яулады. Шулай ук “Акварель” хореографик коллектив та үз номинацияләренең 2 нче дәрәҗәдәге лауреаты исеменә лаек булды.