112 хезмәте ярдәмгә ашыга

2016 елның 17 июне, җомга

112 системасы – тиз арада хәл ителәсе хәлләрне ачыклау системасы. Бу система халыкка ашыгыч ярдәм кирәк булганда, сәламәтлеккә һәм тормышка зыян килерлек хәлләрдә ашыгыч ярдәм күрсәтү системасы. Нинди генә характердагы ярдәм кирәксә дә, санаулы секундлар эчендә мәгълүматлар операторларга килеп җитә.

Татарстанда 112 хезмәте 2010 нчы елдан бирле эшләп килә. Ә Югары Осланда район башлыгы Марат Зиатдинов кулы астында ул 2013 нче елда ачылды һәм тәүлек буе хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International