Югары Осланда юлларны нормага китерәләр

2016 елның 17 июне, җомга

34 миллионнан артык акча Югары Осланның Үзәк урамын норма таләпләренә китерү өчен тотылачак.

Кешеләргә алдагы көннәрдә инде Югары Осландагы су агып китә торган җирләрне төзекләндерә башлаулары турында хәбәр ителгән иде. Су ага торган юлларның булмавы бик күп кыенлыклар китерә торган иде: юлны каплаучы слойның коелуы, ремонтларның ешлануы, тирә-якның пычраклыгы – барысы да комачаулап килде. Шуңа күрә су ага торган канаулар ясый башладылар. Аның белән бергә ватылган юлларны да төзәтү барачак.

Эшчеләр тиз арада бу төр эшләрне алып баралар, юллар да шулай тиз төзәтелер дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International