58 нче яшендә бик каты авырудан соң безнең арадан Татарстанда исеме билгеле Гонцова Надежда Васильевна китте. Ул ярдәмчел, битараф түгел һәм ординар булмаган шәхес. Тормышының бик озын чорын ул районның төзелеш мәсьәләләренә бирде. Төзелеш оешмасының башта мастеры, аннан прорабы, аннан соң директоры югарылыгына күтәрелде.
Ул үзенең коллективын яратты, чын күңелдән бөтен җанын-тәнен эшкә багышлады. Аның эшенең һәйкәлләре булып мәктәпләр, балалар бакчалары, урамнар үсеп чыкты...
Бүген аны белгән, аның белән эшләгән һәм гомер иткән һәр кеше кайгы белән аны соңгы юлга озата.
Аның турындагы истәлек мәңге сакланыр.
Район башлыгы Марат Зиатдинов,
район Башкарма комитеты,
авыл җирлекләре башлыклары,
ветераннар Советы Президиумы, дуслары.