Бүген таможня союзының техник регламенты нигезендә эре мцгезле терлекне, кош-кортны терлек суяр цчен җайланган махсус мәйданчыкта гына башкарырга ярый.
Бүгенге көндә Мәмәтхуҗа авыл җирлеге территориясендә шундый урын төзелеп ята.
Бу ай ахырына ул төгәлләнер дип көтелә һәм анда август аенда махсус җиһаз кайтарылачак.
Ул цехта тәүлегенә 20 терлек башы суелачак.