Югары Осланның Колхозчылар урамында Тыл эшчәннәре скверы төзелеше бара.
Элеккеге сугышта һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл урынында барлык уңайлыклары булган ял итү урыны төзелә һәм истәлек ташы да куелачак.
Барлык Югары Ослан халкын һәм район кунакларын 22 нче июнь көнне сәгать 11.00 дә булачак бу скверны ачу тантанасына чакырабыз.