Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аларның иң мөһиме: Ана капиталын ничек тотарга? - дигән сорау иде.
Ана капиталы акчалары РФ тарафыннан рөхсәт ителгән товар һәм услугаларның һәрберсенә юнәлтергә мөмкин: инвалид балаларны реабилитацияләү һәм социаль адаптациясе өчен дә тотарга мөмкин.
Инвалид балалар өчен бу акчаны 3 яше тулганны көтеп тормыйча ук алырга була. Аны алу өчен үзең теләгән вакытта Пенсион фондка барып гариза язып, паспорт белән бергә инвалид баланы реабилитацияләү өчен күпме акча тотылачагына белешмә кирәк булачак.
Ул акчаларны инвалид баланы терелтү буенча уза торган медицина процедураларына тотарга ярамый, чөнки алар болай да баланы бушлай терелтү программасынга кергән.
Гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе дәвам итә.