Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Тимиряев гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга 8 кеше җир мөнәсәбәтләре һәм Татар Борнашы авылындагы тышкы реклама, йортлар янындагы юлларны ремонтлау сораулары буенча килде. Барлык сорауларга да җаваплар алынды. Кайбер мәсьәләләр буенча кирәкле службаларга йөкләмәләр бирелде.
Гражданнарны кабул итү һәр сишәмбе сәгать 8.00 – 12.00 аралыгында дәвам итә.