Бүген тыл хезмәткәре Малышева Антонина Афанасьева үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итә. Аның иңнәре аша авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы авылны күтәрү, колзозларны күтәрү еллары узган.
Бүген аның янында балалары, туганнары, якыннары, аларның кайгыртучанлыгы...
Аны котларга дип район башлыгы урынбасары С.Осянин, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Т.Васильева, авыл җирлеге башлыгыЛ.Хөсәенов, ветераннар Советы вәкиле Ф.Хикмәтуллин килде.
Алар котлаулары белән бергә Россия Президентының персональ котлау хатын да җиткерде.