Хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл батырлары! Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Безнең илебез тарихында бик мөһим һәм ачы язмыш белән сугарылган даталар бар. 1941 нче елның 22 нче июне – шуларның иң әһәмиятлесе. Ул безнең ил өчен иң зур трагедия, исәпсез-хисапсыз үлем, фашистлар тарафыннпан кыерсытылган совет кешеләре...
Бу көнне без фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә, ялгыз калган хатыннарга, ятим балаларга иң олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне җиткерәбез. Безнең илдә сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Районыбызның сугыш батырларының һәрберсе да безгә билгеле. Алар безнең киләчәгебез, тынычлык һәм ирек өчен көрәштә башларын салган.
Һәлак булган Геройларга мәңгелек истәлек! Җиңүчеләргә – дан! Геройлык һәм батырлыгыгыз алдында баш иябез!
Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г.Зиатдинов