27 миллион совет гражданнарының гомерен кискән коточкыч сугышә вакыйгаларына инде 75 ел узды.
Шул вакыйгаларга багышлап, 21 нче июнь көнне районда “Истәлек шәме” дип аталган патриотик акция узачак. Аның инициаторы булып “Бердәм Россия” партиясе, ветераннар Советы, район газетасы җитәкчеләре һәм “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” активистлары чыгачак.
Чара 21.00 сәгатьтә башланачак. Аның максаты – 21 нче июньдә кеше кайда гына булмасын, шул өйнең тәрәзә төбендә “Истәлек шәме” кабызырга тиеш булачак.
Районның бөтен халкын Геройлар Паркына чакырабыз. Анда һәйкәлләргә һәм истәлекле ташларга чәчәкләр куелачак.