Митинг

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Геройлар паркында Истәлек һәм кайгыру көнен искә төшерү митингы булып узды.

Бу җир өстенә күпме кайгы китергән коточкыч сугыш вакыйгаларын, андагы корбан булган совет халкын искә төшереп, аларның геройлыклары алдында баш ию көне иде.

Бу тантаналы митингны котлау сүзләре белән район башлыгы Марат Зиатдинов башлап җибәрде, аннан соң  ТР РТРС "РТПЦ  филиалы директоры Владимир Якимов, ОАО «Ильдан» генераль директоры Николай Прохоров һәм район ветераннары Советы рәисе Римма Троицкая чыгыш ясадылар.

Ахырдан “Истәлек намусы” эзләнү отряды членнары истәлек ташы янына бер уч җир салдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International