Ачык тәрәзә һәм балалар!

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен җылы көннәр башлануга, кечкенә балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары кабатлана.

Медицина хезмәткәрләре күрсәтүе буенча, клиник больницалар аша унлаган бала үтә.
1.    Бала ата-анасыз өйдә калдырмагыз;
2.    Москита сеткаларын саклау чарасы итеп санамагыз;
3.    Тәрәзә янындагы мебельне кырыйга этәрегез, бала анда менә алмасын!
4.    Мөмкин кадәр тәрәзәне өске яктан ачыгыз!
5.    Тәрәзәгә бала ача алмаслык фиксаторлар куегыз!
6.    Тәрәзәләргә металл сеткалар куегыз!
7.    Балаларга куркынычсызлык дәресләре бирегез! Олылар балалар турында онытмагыз!

Районның балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясе балаларның сәламәтлеген саклауга игътибарлы булырга чакыра. Бала гомере бернинди үлчәүгә дә тиң түгел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International