Мини Багги Кубогы

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

19 нчы июньдә ТР Кубогының 2 нче этабына Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына багышланган  Д-3 Мини багги автокроссы уздырылды.


Иртән тренер Ширяев Е.Г. үзенең укучылары Ширяева Анастасия, Антонова Анжелика һәм Ширяева Маргарита белән автодромга юнәлделәр. 5 сәгатьтән соң алар кирәкле җиргә килеп җиттеләр.

Аталары документлар белән мавыкканда кызлар техник комиссиягә хәзерләнде. Алар медицина осмотры узды, пилотлар брифингында катнашты. Аннан соң трасса белән таныштылар.

Төрле кыенлыклар белән безнең спортсменнар берсе – 8 нче, икенчесе  - 9 нчы урыннарга чыктылар.

Мондый кызык ярышларда катнашырга безнең командага финанс ярдәмен  Цветков Алексей, Карпов Денис и Хабибуллина Галина күрсәтте..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International