Кадастр белешмәләре дәүләт услугалары күрсәтү өчен кирәк. Ләкин әгәр башка орган кәгазьдә запрос ясаткан икән, ул вакыт инде үз кагыйдәләре гамәлгә керә. Кәгазь вариантта җитәкченең кулы куелган һәм печәт басылган булырга тиеш.
- Безнең республикада ведомствоара бәйләнеш бик яхшы куелган, - ди Кадастр Палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. Бу электрон бәйләнеш бик җайлы һәм уңайлы.
- Гаризалар һәм сораулар электрон сервис аша тизрәк карала һәм хуҗасына килеп ирешә.