Район прокуратурасы хокук саклаучы органнар белән “Экстремизм һәм терроризм характерындаы җинаятҗләрне булдырмау, аларны кисәтү һәм вакытында эш алып бару” дигән темага координаөион утырыш уздырды.
Утырыш вакытында хокук саклаучы органнарның һәм террорга каршы комиссия членнарының 2016 нчы елның 5 аенда булган эшчәнлеге турында мәгүлүмат тыңладылар.
Район Прокуроры В.Егоров әйтүенчә, 2015-2016 нчы елларда барлык органнарның бердәм эшчәнлеге аркасында районда терроризм, экстремизм һәм милләтара хокук бозулар күзәтелми. Шулай ук дини, этник группалар да үзара дус яши.
Аңа да карамастан, массакүләм халык җыелган урыннарда бу стабилҗлекне саклау өчен гел уяу булырга кирәк икәне кисәтелде.