Югары Ослан яшьләре! Кадерле дуслар!
Россия календаренең иң якты бәйрәме – яшьләр көне белән котлыйм!
Яшьлек – ул иң матур чак, активлык, ярату, белемгә омтылыш, авырлыклардан курыкмау, иҗади хисләр ташып торган чак.
Шунысы куанычлы: безнең район яшьләре нинди генә сфераларда эшләми – авыл хуҗалыгы, культура, мәгариф, спорт, медицина, бизнес – шуларның һәркайсында алар үз урынын, максатын һәм киләчәккә өметен тапты.
Сезгә барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, яңа җиңүләр һәм матур тормыш телим! Иҗат итегез, тормышның рәхәтен татып яшәгез, яңа үрләргә ирешегез! Сез – безнең көчебез, безнең терәгебез, безнең киләчәгебез!
Район башлыгы Марат Зиатдинов