Бу көннәрдә район прокуратурасы контроль органнары белән берлектә мәгариф һәм спорт учреждениеләренең куркынычсызлык өстендә законнарны үтәү хәлен тикшерде.
Тикшерү вакытында ГБУ ДО РСДЮСШОР җәядән ату комплесында янгын чыгу куркынычы дөрес үтәлмәвен барладылар. Эвакуация вакытында ишекләрнең дә ачылмавы билгеле булды һәм һәр этаждагы янгынга каршы пульт сигнализациясе дә эшләмәгән.
Учреждениенең исеме үзгәрү белән аның куркынычсызлык паспорты да үзгәртелергә тиеш иде. Ә ул эшләнмәгән. Шулай ук видеонаблюдение дә тәртиптә түгел. Гомумән, терроризм куркынычы янауга учреждениеләр әле әзер түгел.
Шуның белән бәйле ГБОУ ДОД РСДЮСШОР җәядән ату учреждениесе җитәкчесе С.Деминга кисәтү ясалды һәм җаваплы кешеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартырга дигән карар кабул ителде.