Татарстан МВД сының кадрлар хезмәте узган атнада Югары Осланның “Дзержинец” сәламәтләндерү лагерена барды.
Анда быел 7 дән 14 яшҗкә кадәр 250 бала ял итә. Кунаклар балалар белән ярышлар комплексы үткәрделәр. Балалар бик теләп көчләрен, физик җитешкәнлекләрен күрсәттеләр.
Уеннар һәм конкурслар төрле булды: «пионербол», «дартс», «балалар боулингы», «капчык киеп чабу». Җиңүчеләр бүләк алды.