Югары Осланда үзара салым: нәрсә эшләнгән?

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүгенге көндә 10 авыл җирлегендә 6 нчы мартта үздырылган референдум нәтиҗәләре буенча үзара салым җыю дәвам итә.

Үзара салым акчасын нәрсәгә тоту дигән сорау инде 2014 нче елда ук авыл җирлекләренең төп сорауларының берсенә әверелде. Ул чагында Югары Осланда халык аз килү сәбәпле референдум булмыйча калды, Ә Майдан халкы җыелган акчаларны зиратка илтә торган юлны төзәтергә дигән карар кылынган иде.

Аннан соң республика бюджетыннан тагын 4 тапкыр артыграк акча бүленеп бирелде.

Бүгенге көндә ул эшләр инде төгәлләнде.

Быелгы референдумнар нәтиҗәсендә әле һаман акча җыю дәвам итә. Өстәмә республика бюджетын сорар өчен аларны июньдә төгәлләргә кирәк.

Эшләр Килди, Коргуза, Майдан, Мәмәтхуҗа авылларында яхшы бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International