Балигъ булмаган балалар белән эш

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Бүген балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын саклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә район прокуроры урынбасары А.Р.Данилова һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Иң көн кадагында торган сорау – балаларның җәй көне су объектларында үз-үзләрен тотуы, өлкәннәрнең җаваплылыгы, мәгълүмати чаралар турында иде.

Опека һәм тәрбиячелек органнарының баш белгече тагын бер кат Гаилә Кодексы законнарына тукталды. Балаларны нинди гаиләләрдән, нинди хәлләр аркасында гаиләдән балаларны тартып  алырга мөмкин икәнлеге белән таныштырды.

Ярдәмгә мохтаҗ балаларны вакытында белү, аларны барлау - авыл җирлеге башлыклары эше. Шуны онытмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International