26 нчы июньдә Бөгелмә шәһәрендә автокросс (класс “Мини багги”) ярышлар булып узды.
Ул Бөгелмә районы башлыгы призына багышланды. Ерак шәһәрләрдән 13 ярышучы арасында безнең районнан Макыл мәктәбе укучылары Ширяева Анастасия һәм Антонова Анжелика да бар иде. Алар бу юлы 6нчы һәм 7 нче урыннарны яуладылар.
Җиңүчеләрне бүләкләүләрне Бөгелмә районы башлыгы, МВД идарәсе һәм шәһәр мэры үткәрде.
Тренер Евгений Ширяев һәм укучыларга алга таба да уңышлар телибез!