25-26 июнь көннәрендә Югары Осланның “Казахлар сукмагы” дигән аланында районның яшьләр клубы Җәядән ату буенча район башлыгы Кубогына турнир уздырды.
Катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары С.В.Осянин чыкты. Ул бу урынның тарихы, турында сөйләде, мондый чараларның районда ешрак булачагы һәм аларның Россия масштабында үтәчәкләренә ышаныч белдерде.
Баш судья ролен Константин Хаватков башкарды.
Нәтиҗәләр буенча бүләкләрне район башлыгы Марат Зиатдинов үзе тапшырды, барысына да җылы сүзләр тапты, чараның бик мөһим булуына туктап, барысына да уңышлар теләде.