1 нче июль көнне район Советының актлар залында иң яхшы чыгарылыш класс укучыларына район башлыгының “Олимп” премиясе бирү тантанасы булды.
Марат Зиатдинов үзенең чыгышында укучыларга югары уку йортларын бетереп кайткач, үзебез районның үсеше һәм чәчәк атуына этәргеч булуларын һәм туган районының төрле предприятие һәм оешмаларына кайтып эшкә урнашуларын теләде.
Укучылар төрле номинацияләрдә үзләрен күрсәттеләр: “Уку һәм эзләнү”, “ Иҗтимагый эшчәнлек”, “Культура”, “Спорт”.
Мәктәп директорлары исеменнән - Алсу Баканова, ата-аналар исеменнән - Римма Абызова, укучылар исеменнән – Илья Бурдин чыгыш ясадылар. Барысының да сүзе кыска, төпле һәм урынлы булды.
Без барыбыз да алдынгы укучылар белән горурлык хисләре тоеп утырдык. Алга таба аларны без районыбызда көтеп калабыз!