Хөрмәтле Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Сез бик катлаулы хезмәт – районда иҗтимагый тәртип саклау белән шөгыльләнәсез. Көне-төне транспорт хәрәкәтен күзәтәсез, аварияләрне кисәтәсез, куркыныч хәлдә калган пассажирларга булышасыз. Батырлык һәм ныклы профессионализм сыйфатлары хас Сезгә!
Бигрәк тә ветераннарга рәхмәтебез зур! Алар өчен намус, тугырылык, дөреслек – гади сүзләр генә түгел, ә бөтен тормышының нәтиҗәсе дә. Алар бүген үз тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра.
Сезнең барыгызга да авыр, ләкин кирәкле эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калам. Көтелмәгән куркыныч хәбәрләр, гадәттән тыш авыр хәлләр азрак булсын Сезнең хезмәт юлыгызда!
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов.