Яр Чаллы шәһәрендә “Яр буе” паркында автокөрәш узды.
Анда Казан, Яр Чаллы, Югары Ослан вәкилләре катнашты. Бу төр спорт яшьләр арасында экстремаль автоспорт үсешен актуальләштерә.
Мондый ярышларда катнашу яшьләрдә шоуга адреналин тудыра, юл йөрү кагыйдәләрен һәм үзеңне юлда тоту тәртибенә өйрәтә.
Бу кызыклы ярышларда Югары Ослан районыннан Рәис Гәйнетдинов җиңде. Котлыйбыз!