Врачлар кисәтә

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Район врачлары халыкны тау һәм урманнарда агулы еланнар барлыгын кисәтә. Безнең районда инде 4 елан чагу очрагы беркетелгән. Еланнар бигрәк тә көннең  кызу вакытында юл кырыйларында күп очрый.

Алар кеше булган җирне яратмыйлар, шуңа күрә өй янында алар очрамый. Аларны таяк белән куркытып була. Ә инде тешләсә, шунда ук врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Врач килеп җиткәнче ярадан агуны кысып чыгарырга һәм йод белән сөртергә кирәк. Яралы җирне селкетмәскә, күп итеп су эчәргә кирәк. Алкоголь кулланмаска, жгут куймаска!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International