Матюшино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гәделшина Яна быел үткәрелгән “Безнең Татарстан” исемле 6-нчы яшьләр форумының финалисты булды. Аның “Фәкыйрьлек уйлап табуга оста” исемле проекты форумның 21-23 нче апрель көннәрендә «ИТ-парк»та үткәрелгән күргәзмәсендә күрсәтелде, һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов тарафыннан югары бәяләнде.
Президент кушуы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкән инспекторы Рифкать Минниханов мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттаховка, Янаның проектын республикабызның барлык мәктәпләрендә “Технология” фәнен өйрәнү программасына кертергә дип, тәгъдим ясады. Тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөрүче балалар өчен Янаның гади генә киңәшләре ярдәм итәр дип, уйлап калабыз