Соңгы вакытта Туган якны өйрәнү музеена килүчеләр күбәеп китте. Чөнки аларга бу музей бик ошый. Менә инде ничәнче мәртәбә Печищеда туып үскән , хәзерге көндә Казанда яшәүче Царева Лидия Григорьевна килеп үзенең фронтовик әтисе Гребнев Григорий Семенович турындагы мәгълүматларны һәм фотографияләрне музейга тапшырды.
Ә инде соңгы килүендә Казанның М.РАМЪ сәгать кибете сәгатен, скатерть, әнисе чиккән җәймәләр, сөлгеләр бүләк итте. Шундый актив кешеләр аркасында музей киштәләре тулганнан-тула. Рәхмәт аларга!