2015 нче елның 1 нче январеннан 02.04.2014 № 52-ФЗ Федераль Закон нигезендә гражданнар налог органнарына үзләренең күчемсез милек, транспорт чарасы, башка объектларның налогы турында үзләре хәбәр итәргә тиеш. Бу турыда Мәскәүнең УФНС пресс-службасы хәбәр итә.
Налог уведомлениесе алмаган гражданнарга моны 1 генә тапкыр хәбәр итәргә кирәк.
Аның тәртибе 26.11.2014 №ММВ-7-11/598@ Россия ФНС ы приказы белән беркетелгән.
2017 нче елның 1 нче январеннан күчмә период башлана: милек налогын алдагы периодта түләмәүчеләр түләп бетерсен өчен.
Бу күчмә период үткәннән соң алдагы 3 елга да алдан түләп була. Мәгълүматларны соң биргән кешегә 20% штраф салына.