Гаилә – һәрберебез өчен иң мөһим нәрсә. Гаилә – ул якын туганнар, бер-берең турында кайгырту, борчылу, яхшылык эшләү, бер-береднән үрнәк алу. Нәкъ гаиләдә без бер-беребезне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәнәбез, җаваплылыкка тартылабыз.
Бу көнне район Үзәк китапханәсендә “Гаилә кочагында хис туа” дигән китап күргәзмәсе барлыкка килде. Анда гаилә кыйммәтләре турындагы мәкаләләр, гаилә бәйрәменең тарихы турында материаллар урын алган.
Күргәзмәдә гомерлек мәхәббәт турында бик күп романнар да бар. Аларда үрнәк гаиләләр, матур тормыш, ихтирам белән сугарылган мизгелләр күрсәтелгән.
Бу күргәзмә 20 нче июльгә кадәр эшләячәк.