Югары Осланның Садовая урамында балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Тау башында яшәүче балаларның хәзер күңелле итеп вакыт үткәрергә, төрле уеннар уйнарга, озак итеп һавада булырга урыннары бар.
Югары Ослан авыл җирлеге депутаты, Константин Корчагин тырышлыгы һәм теләге белән төрле зоналар белән җиһазландырылган уен мәйданчыгы үсеп чыкты. Бу урын уңайлы скамейкалары, комлыгы, тавы, таганнары белән балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренең дә күңелләренә хуш килде.
Элек бу урын мусор түгә торган җир булган. Узган елда К.Корчагин анда җир кайтарткан, киртә тоткан. Тирә-күрше дә читтә калмаган. Барысы бергә уен зоналарын беркеткәннәр, киртәне буяганнар. Хәзер һәр бала белә: бу Костя абый бүләге.
Иң яхшы инвестиция – ул яхшылык инвестициясе.