ТР МЧС пресс-слуңбасы хәбәр иткәнчә, 17 яшьлек вожатый белән балалар җиһазландырылмаган суда Иделдә коенганнар. Шул ук вакытта бу урын рельефы ягыннан ташлы һәм астан чыга торган салкын чишмәле, пароходлар йөри торган урын. Коткару чаралары да бөтенләй булмаган.
Бу палата лагерен оештыручы Казанның чиркәү служителе булып чыга. Балалар 600 метр биеклектәге тау башында палаткаларда яшәгәннәр, ә су коенырга алар бик куркыныч текә ярдан төшә торган булганнар.
Шуның өстенә ул җирдә агулы еланнар, урман бете, якындагы урман куркынычлыгы да янаган.
Шуңа күрә МРС бу лагерьны ябарга дигән әмер биргән.