Россия почтасы көне белән!

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Хөрмәтле Югары ослан почтасы хезмәткәрләре!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!

Хәзерге заманда почта хезмәте актуаль булып кала бирә. Бүгенге көндә кешелек мәгүълүматлар тапшыру өчен  самолетлар, машиналар, компьютерлар уйлап тапса да, почтальоннан башка әле яшәп булмый. Алар хатлар, телеграммалар, бандерольләрне кеше кулына килеп тапшыра. Ә олы яшьтәге кешеләр өчен почтальоннар бердәнбер аралашу чарасы булып кала бирә. Сез үзегезнең көндәлек бурычыгызны бик яхшы үтисез.
Сезгә авыр, ләкин кирәкле эшегездә уңышлар, профессиональ үсеш, сәламәтлек һәм тынычлык теләп калам!

Район башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International