Югары Осланда уңыш яхшы булачак

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Район башлыгы Марат Зиатдинов “Заря” агрофермасында уңыш җыеп алуга багышланган эшлекле утырыш үткәрде.

Утырыш алдыннан предприятие хуҗалары комбайннарны ремонтлаучыларга игътибар иттеләр.

Районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Р.Гобәйдуллин инде күпьеллык үләннәрнең чабылышы төгәлләнеп килүен, аның икенче этабына күчәргә әзерлекләрен сөйләде. Складларны һәм техниканы яңадан карарга өндәде.

Быелгы уңыш яхшы булачагын прогнозлады. Райондагы 45 комбайнга бу уңышны җыеп чыгарга кыенрак булачагын азсызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International