4 нче июльдә “Куркачи” аэродромы янында Форпост яшьләре өчен профильле лагерь эшли башлады. Бу юлы аларны армиядә хезмәт итәргә әзерли башладылар.
1 атна буе районның 4 егете - Данила Крапивин (Югары Ослан мәктәбе), Вячеслав Хурматуллин (Югары Ослан мәктәбе), Дмитрий Потягунин (Шеланга мәктәбе ) һәм Ислам Гумеров (Шеланга мәктәбе) армия тәртипләренә өйрәнделәр, тренировкаларда булдылар, бер минутны да бушка уздырмадылар.