Макыл балалар бакчасы яңадан ишекләрен ачты

2016 елның 11 июле, дүшәмбе

Капиталь ремонттан соң Макыл балалар бакчасы яңадан ишекләрен ачты. Бу көнне балалар һәм аларның ата-аалары бик күптән түземсезлек белән көтте.

Бу балалар бакчасына быел 34 ел булды. Бу еллар эчендә бакчага капиталь ремонт бер дә үткәрелмәгән була. Ә хәзер иске бакчадан стеналар гына калды.

Бакчада 75 урынга 4 группа эшләп килә.

Бакча мөдире Е.Маслова район җитәкчеләренә, коллективка, ата-аналарга зур рәхмәтен белдерде.

Бу тантаналы чарада район башлыгы Марат Зиатдинов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International