Имтиханнарга йомгак

2016 елның 15 июле, җомга

Югары Ослан мәгариф бүлегендә БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) на йомгак ясадылар. 75 чыгарылыш укучысының барысы да кулларына аттестат алдылар.

Быел район күрсәткече республиканыкына караганда 3 баллга артыграк, ә республика дәрәҗәсендә без уңышларга ирешмәдек.

Рус теленнән иң яхшы нәтиҗә 96 балл – Искәндәр Муфталиевта, ә математикадан – 78 балл Леонид Лисинда.

Укучылар гуманитар вузларны күбрәк сайлыйлар, физикадан быел 11 бала имтихан сайлады, рус әдәбиятын да быел күбрәк бирделәр.

Лидерлар арасында Югары Ослан, Коргуза, Матюшино мәктәпләре.

Ел буена чыгарылыш класс укучылары белән экспертлар һәм вуз укытучылары эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International