Сабантуйда

2016 елның 17 июле, якшәмбе

Бүген бездә Сабантуй,

Эшләреңне барын куй,

Тизрәк йөгер мәйданга,

Бәйрәм башлана анда!

16 нчы июльдә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм – Сабантуй үткәрелде. 

Быелгысы -  унынчы тапкыр оештырылучы  бәйрәм аеруча  күңелле булды.Оештыручылары- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова һәм мәктәпнең физкультура укытучысы Рамис Миначев. Бәйрәм укучылар катнашындагы концерт программасы белән башланды,математика һәи информатика укытучысы Марат Нуруллин башкаруында татарча күңелле җырлар белән үрелеп барды, мәдәният йорты мөдире Ирина Гумечук рус телендә җырлар башкарды,музыка белгече Фәридә  Захарова башкаруында татар һәм рус халкы көйләренә, вальсларга поппурилар  яңгырады,бәйрәмдә авылдашларга Еремеева Фаиләнең оныгы  Марат курайда уйнап  матур көйләр бүләк итте. Сабантуйда төрле яшьтәге  балалар өчен кызыгып катнашырлык ярыш һәм уеннар оештырылды: чүлмәк вату, күзләрне  бәйләп приз кисеп алу, көянтәдә сулы чиләкләр күтәреп узышу, авызга йомыркалы кашык кабып узышу,  шаян ”ат чабышы”,бүрәнәдә капчык тотып сугышу, велокросс, 500 метрлы арага йөгерү. Бәйрәмгә килгән бер бала да  Сабантуй күчтәнәчесез калмады. Сабантуйны оештыручылар балалар бакчасыннан беренче сыйныфка укырга  килүче балаларны, башлангыч мәктәпне тәмамлап бишенчегә күчкән укучыларны, төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыны, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучыларны -  2015 нче елда туган сабыйларның ата-аналарын балалары туу белән, урта һәм югары белем алган яшь белгечләрне диплом алулары белән тәбрикләде.Сабантуйның истәлекле бүләкләре һәм тәмле күчтәнәчләре спонсорларның матди ярдәме хисабына, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов ярдәмендә булдырылды. Һәр ел Сабантуйга акчалата ярдәм итүче Әмир Валиулловка башка спонсорлар да кушылды. Мәктәп директоры Лилия Морозенкова, авыл клубы мөдире Ирина Гумечук,укытучылар коллективы барлык балаларның күңелен күрергә тырышып эшләде. Сабантуй – чыннан да, укучыларның һәм авыл  халкының  яраткан бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International