Предпринимателләр Советы рәисе Рифкат Халиков сүзләренә караганда районда кече бизнес үзен бик иркен тоя. Иң мөһиме: вакытында төгәл итеп бар нәрсәне үлчәргә һәм үзеңә, районга нинди товар отышлырак буласын алдан исәпләп куярга.
Бизнеска нинди кешеләр кирәгрәк дигән сорауга ул яш буын, идеяләр белән янучы, эшне яратучы, халыкка төрле хезмәт күрсәтергә әзер торган янып йөрүче кешеләр дип җавап бирә ул.
Ә беренче башлаганда нинди проблемалар туа соң дигән сорауга барысы да катлаулы: фермер хуҗалыклары тоту, я булмаса, кредит алуга кайтып кала ди.
Республикада бүхгенге көндә кече һәм урта бизнес эре промышленность предприятиеләрендә үсеш ала. Алар кечкенәрәк детальләрне ясар өчен кече бизнес хуҗаларына тәкъдим ясыйлар. Хәзер күп кенә яңа төзелешләр башланырга тора. Алар белән элемтәгә керергә була.
Районда төрле бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә җир бүлеп бирү проблемасы тормый һәр кешегә дә юл ачык, тик ул районга да, үзенә дә хезмәт итсен генә. Теләк һәм төгәллек – менә нәрсә кирәк бизнеста.