ТР ның Пенсия Фонды “Чемпион” спорт клубы янында 4 ящик мороженое, матур гаилә фотосы һәм искиткеч куаныч һәм шатлыклар белән “Ата-ананы саклагыз!” акциясе уздырды.
Безнең район әле бу акцияне уздыру буенча 3 нче генә. Акциянең максаты бик гади – ата-ана белән тере аралашу, бергә вакыт уздыру, мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Билгеләнгән вакытка мәйданга балалар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары җыелды. Аларны әкият геройлары каршы алды, төрле конкурслар тәкъдим итте. Шундый күңелле, рәхәт! Көн саен эш- мәшәкатьләр белән бер-береңне дә күрергә өлгермисең, һаман ашыгасың, балаларны күрергә дә вакыт юк! Ә менә бүген нинди матур бәйрәм!
Ахырдан бер-береңне хөрмәт итү, ярату, яклау турында һәм бу “Ата-аналарны саклагыз!” акциясенең мөһимлеге турында сүзләр яңгырады.