Иннополиста әһәмиятле медицина үзәге эшли башлый

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген Иннополиста шәһәр һәм республика халкы өчен бик зур әһәмияткә ия булган яңа медицина үзәге эшли башлый. Анда бик күп турле авыруларның профилактикасы һәм диагностикасы узачак. Шуның белән бергә спорт медицинасы дигән яңа төшенчә дә тормышка ашырылачак.

Тест режимында инде ул узган елның декабрендә үк эшли башлаган иде һәм күп кенә авыркуларны дәвалады. Ә 2016 нчы елның җәендә реабилитация амбкулаториясе дәвалау-диагностика бүлеге ачылды. Иң мөһиме:
травмотология, кардиология һәм неврология авыруларына басым ясала.

Монда йокы лабораториясе, виртуаль кабинет, хәрәкәтне видеоанализлау кабинетлары эшли. Шунысы куанычлы: монда түләүсез медицина кенәгәсе белән һәр кеше мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International